КАДРЛАР СӘЯСӘТЕ: киләчәк белгечләрен әзерләү 🎓 Казанда “Мастер 2030: өйрәнү остаханәсеннән реаль производствога” республика форумы узды. 👥 Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) үткән чарада 250 кеше катнашты. Алар – урта һөнәри белем бирү уку йортларының әйдәүче экспертлары, министрлыклар һәм икътисадның реаль секторы вәкилләре. Делегатлар арасында “Татшина” җәмгыятенең персонал белән идарә хезмәтенең кадрлар белән эшләү, персонал сайлау, бәяләү һәм үстерү бүлеге әйдәүче белгече Татьяна Трофимова да бар иде. Ул кадрлар әзерләү буенча КТның төп партнеры булган Түбән Кама индустриаль техникумы укытучылары һәм мастерлары белән бер командада эшләде. 📖 Очрашуның төп темасы: көллияттә теоретик белем белән предприятие таләпләрен тәңгәлләштерү. Бүген эш бирүче булачак белгечләрне уку дәверендә әзерләү процессында катнашырга омтыла. 🏢 Форум гадәти булмаган форматта узды. Пленар утырыштан соң катнашучылар, командаларга бүленеп, һөнәри белем бирү юнәлешләре буенча үз проектларын эшләде. 📚 Безнең коллегалар идеяләре укуны заман шартлар буенча оештырып, предприятиедә эшләргә әзер белгечләр әзерләргә ярдәм итә торган идеяләр тәкъдим итте. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: командалар проектларны ТРның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин алдында яклады. 📈 Форумда тәкъдим ителгән идеяләр нигезендә махсус юл картасы булдыру планлаштрыла. Ул исә якындагы елларда республиканың урта һөнәри белем бирү системасын үсеш стратегиясен билгеләячәк. 🚀 Мондый чараларда катнашу “Татшина” җәмгыятенә кадрлар әзерләү юнәлешендәге эшәчнлегенә уңай йогынты ясый һәм кичәге студентлар безнең җитештерү линияләрендә үзен ышанычлы хис итсен өчен күрү юлларын күрсәтә. #KAMATYRES #Мастер2030 #Форум #КадрларСәясәте